Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 март 2020, 05:25

Туу турындагы таныклыкны бала табу йортында ук бирәләр

Моның өчен нинди документлар кирәк?

Туу турындагы таныклыкны бала табу йортында ук бирә башлаулары турында хәбәр иткән идек инде.
Г.Г. Куватов исемендәге республика клиник дәваханәсе һәм Уфаның 3нче санлы бала табу йорты Башкортстанда беренчеләрдән булып әлеге проектка кушылды. Һәм аларның икесендә дә яңа туган сабыйлары белән өйләренә кайтучы ата-аналарга балаларының беренче документлары тапшырылды.
Әле сынау рәвешендә башланган бу проектның максаты – әти һәм әниләрне документлар юллау мәшәкатеннән азат итү. Әлбәттә, моның өчен яңа туган сабыйга исемне тизрәк уйларга кирәк булачак.
Рсепубликаның Гаилә, хезмәт һәм халыкны социаль яклау министрлыгында әйтүләренчә, туу турындагы таныклыкны бала табу йортында тапшыру – төбәктә демографик хәлне яхшырту буенча “юл картасы”нда каралган чараларның беренчесе. Шулай ук, ул – ил президенты Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Демография” милли проекты кысаларында яшь ата-аналарга ярдәм күрсәтү алымы да. Бу проект киләчәктә төбәкнең бүтән бала табу йортларына да кертеләчәк.
Әлеге проектта катнашучы бала табу йортларыннан сабыйны алып чыкканда аның туу турындагы таныклыгын да берьюлы алырга теләсәгез, түбәндәге документларны тапшырырга кирәк булачак:
- яңа туган баланың әтисе һәм әнисенең, ә баланың әтисе белән никахта тормаган әнинең үзенең паспорты, ягъни шәхесне ачыклаучы документ;
- никахны теркәү турындагы таныклык;
- бала туу турындагы медицина белешмәсе (бала табу йортында бирелә);
- ата-ананың шәхси гаризасы.
Читайте нас: