Барлык яңалыклар
Милли проектлар
23 март 2020, 11:05

Кыргый хайван һәм кошларны ничек саныйлар?

Белгечләр хайван һәм кошларның исәбен алган.

Башкортстанда 1 гыйнвардан 29 февральгә кадәр 5 табигать паркында һәм 27 заказникта кыргый хайван һәм кошларның кышкы исәп алуы үтте.
Быел Аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекция инспекторлары 35 махсус маршрут әзерләгән. Алар буенча хайваннарның эзләре исәпләнде, ә кошлар күз чамасы белән санылды.
“Исәп алуның кышкы маршруты алымы Башкортстанда күп еллар кулланыла. Ул хайваннарның һәм кошларның исәбен алырга һәм кайларда көн күрүләрен күзалларга ярдәм итә”, – ди Экология министрлыгының Аеруча сакланучы табигать территорияләре буенча дирекция җитәкчесе вазифасын башкаручы Фәрит Абдуллин.
Ел саен әлеге алым ярдәмендә ау хайваннарының 18дән артык төренең исәбе билгеләнә. Алынган мәгълүмат буенча инспекторлар аларның кайда яшәүләрен дә ачыклый. Шулай ук кыргый хайваннарның күчеп йөрүләрен дә күзәтә ала. Быелгы исәп нәтиҗәләре апрель аенда билгеле булачак.
Белгечләр әйтүенчә, бездәге табигать паркы һәм заказник территорияләрендә элекке кебек үк поши, кыргый дуңгыз, куян, кыр кәҗәсе, сусар, төлке, көртлек, соры кыр тавыгын очратырга мөмкин.
Әйткәндәй, ил җитәкчесе Владимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проекты биологик төрлелекне саклау юнәлешен үз эченә ала.
Читайте нас: