Уфада Воровский урамы турысыннан Агыйдел елгасы аша күпер 2021 ел ахырына ачылачак дип күзаллана.
Әле эшләрнең 40 проценттан артыгы башкарылган. Подряд оешмасы вәкилләре әйтүенчә, төзелеш вакыты кыскарырга да ихтимал: төзүчеләр эшләгән техника моңа мөмкинлек бирә.
“Эшләр ике сменада тәүлек әйләнәсенә бара. Әлеге участокта 200дән артык кеше көч сала. Күпернең бар терәкләрендә дә эшләр берьюлы һәм туктаусыз дәвам итсен өчен өстәмә техника китерелде”, – ди “Уралмостострой” җәмгыятенең Башкортстан буенча генераль директор урынбасары Василий Чекуров.
Күпер төзүчеләр ташу вакытында да туктап торырга җыенмый. Моның өчен бишенче терәк бетонланган. Озакламый күпернең күчеп бара торган өлешен җыя башлачаклар.
Мәгълүм булуынча, 688 метр озынлыктагы бу күпер Агыйдел елгасы аша салынган “яңа” һәм “иске” күперләр арасына төзелә һәм автомобильләр хәрәкәте өчен өстәмә юл барлыкка киләчәк. Күпер аша хәрәкәт бер яклы, ягъни Ырынбур юнәлешендә булачак.
Күперне төзү ил президенты Владимир Путин кушуы буенча булдырылган “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында алып барыла.