Уфада башкаланың Киров районындагы юллар төзү һәм реконструкцияләү проектын җәмәгать тыңлауларына чыгарырга җыеналар.
Документ Рабкоров урамының Высотная урамыннан алып Степан Кувыкин урамына кадәрге 752 метр озынлыктагы участогына реконструкция ясауны тәкъдим итә. Шулай ук Высотная (700 м озынлыкта) белән Академик Ураксин (427 м) урамнарында 4әр полосалы юл төзү күз уңында тотыла. Бу планнарны гамәлгә ашырыр өчен 38 кв.м мәйдандагы җирләрне әзерләргә кирәк. Бу урамнарда юл төзү һәм реконструкцияләү Әй урамыннан Менделеев урамына кадәр юл төзүне күздә тоткан Генпланга кертелгән транспорт проектының өлеше булачак. Бүгенге көндә Әй урамы Салават Юлаев проспектын кисә һәм Бакалинская урамына тоташа. Әй урамының яңа участогын “Ирәмәл” һәм “Московский” торак комплекслары арасыннан салырга планлаштыралар.
Бу чаралар Владимир Путинның “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектына ярашлы гамәлгә ашырыла.