Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2020, 03:10

Кино фонды заявкалар кабул итә

Заявкаларны 19 марттан 30 апрельгә кадәр тапшырырга була.

19 мартта Кино фонды халкы 500 мең кешегә кадәр булган кече шәһәрләрдә кино залларын яңадан җиһазландырыр өчен финанс ярдәм бүлүгә заявкалар кабул итә башлады.
Заявкалар 19 марттан 30 апрельгә кадәр кабул ителә. 2020 елның 31 декабренә кино залларының модернизациясен тәмамларга һәм түләүле күрсәтүләрне башларга кирәк.
Финанс ярдәм алу өчен түбәндәге шартларү үтәлергә тиеш:
* милли фильмнарны күрсәтү күләме яртыеллыкта 50 проценттан да ким булмаска тиеш;
* яртыеллыкта даими кино күрсәтүләр ким дигәндә 100 көн булырга тиеш;
Хәтерегезгә төшерәбез, Владимир Путинның 2018 елның май указларына ярашлы булдырылган “Мәдәният” милли проекты “Мәдәни мохит” программасын гамәлгә ашырганда, 2019 елда конкурс нәтиҗәләре буенча республиканың 10 кино залы җиңүче булды.
Читайте нас: