Барлык яңалыклар
Милли проектлар
22 март 2020, 14:31

Каникуллар һәм карантиннан соң укучыларны анда көтәләр!

Барлыгы 61 кабинет ачылган.

20 мартта республика мәктәпләрендә “Взлетай!” мәгариф проектының “Сәламәт елмаю” модуле стоматологик кабинетлары ачылды.
Шулай итеп, “Сәламәт елмаю” стоматологик кабинетлары түбәндәге мәгариф учреждениеләрендә үз ишекләрен ачты:
М.Горький исемендәге 3 санлы гимназиясе;
Туймазы шәһәренең 8 санлы мәктәбе;
Яңа Белокатайның 1 санлы мәктәбе;
Бүздәк авылының 2 санлы мәктәбе;
Кушнаренко авылының 1 санлы мәктәбе;
Ермолаево авылының 1 санлы мәктәбе;
Акьяр авылының 2 санлы мәктәбе;
Прибельский авылының урта мәктәбе;
Югары Тәтешле авылының 1 санлы мәктәбе;
Югары Яркәй авылының Т.Л.Рахманов исемендәге мәктәбе;
Благовещенск шәһәренең 5 санлы мәктәбе;
Красная Горка авылының урта мәктәбе;
Стәрлебаш авылының 1 санлы мәктәбе;
20 мартка булган мәгълүматларга ярашлы, республикада 61 “Сәламәт елмаю” модуленең стоматологик кабинетлары ачылган. Барлык кабинетларда да бердәм дизайндагы ремонт ясалган һәм заманча стоматология җиһазлары урнаштырылган. Медицина эшчәнлеге алып барыр өчен лицензияләр дә рәсмиләштерелгән. Карантиннан соң кабинетлар үз эшен башлар дип көтелә.
“Сәламәт елмаю” модуленең стоматология кабинетлары ачылуы Президентыбыз Владимир Путинның 2018 елда булдырган “Мәгариф” һәм “Сәламәтлек саклау” милли проектларына ярашлы гамәлгә ашырылды.
Читайте нас: