Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 март 2020, 12:40

Яңа машиналар кайтты

Төбәк операторы автопаркы шушы көннәрдә биш яңа бункеровоз белән тулыландырылды

Башкортстанда каты көнкүреш калдыклары белән эш итү буенча төбәк операторы автопаркы шушы көннәрдә биш яңа бункеровоз белән тулыландырылды.
БР Экология министрлыгының матбугат хезмәтендә хәбәр итүенчә, үзебездә эшләнгән бу биш яңа автомобильнең һәрберсе зур габаритлы калдыкларны полигонга төяп илтү, бушату өчен тәгаенләнгән. Аларга экологик яктан тазалык, кысан ишек алларында иркен хәрәкәтләнүчәнлек, зур йөкләрне күтәрү мөмкинлеге хас.
“Шәһәрне җыештыру буенча махсус автохуҗалык” идарәсенең матбугат хезмәте сәркәтибе Андрей Яматин сөйләвенчә, бүгенге каты көнкүреш калдыклары белән эш итү тармагы зур үзгәрешләр кичерә. Инвестицияләр җәлеп ителә, тулы куәтенә системалы үзгәрешләр бара, яңа технологияләр кертелә, автомобиль транспорты җиһазларын модернизацияләү бара. Спикер әйтүенчә, уңай үзгәрешләр инде күренә башлаган.

Фото: mgazeta.com

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас: