Барлык яңалыклар
Милли проектлар
21 март 2020, 12:55

Теш дәвалау сыйфаты тагын да яхшырачак

Чөнки яңа аппаратлар кайтып тора

Бәләбәй дәваханәсенә кайтарылган заманча аппарат тешләрне дәвалау сыйфатын яхшыртачак.
“Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында Бәләбәй үзәк район дәваханәсенә югары технологияле заманча аппаратуралар кайтуы дәвам итә. Шушы көннәрдә зурлар һәм балалар тешләрен рентгендиагностикалау өчен яңа денталь аппарат алдылар.
Поликлиника стоматологлары әйтүенчә, бу уникаль аппарат заманча шартларда теш-казналык системасы патологияләрен уңышлы диагностикалау өчен иң кирәкле җайланма. Чөнки бүген тешләрнең һәм аны уратып алган тукымаларның структур үзенчәлекләрен ныклап тикшерми торып тулы сыйфатлы терапевтик, ортодонтик һәм хирургик дәвалау мөмкин түгел.

Фото: mgazeta.com

Чыганак: mgazeta.com

Читайте нас: