Башкортстанда 2020 елда милли проектлар кысаларында 888 соцучреждение интернетка тоташтырылачак.
Башкортстанда “Санлы иктисад” милли программасы кысаларында җепселле-оптик элемтә линияләре төзү дәвам итә. Республикада проект операторы – ПАО “Башинформ” 2020 елда 536 торак пунктында социаль әһәмияткә ия булган 888 объектны интернетка тоташтырачак.
Социаль учреждениеләр югары тизлекле интернетка ия булачак, шул исәптә – 431 уку йорты, 354 фельдшерлык-акушерлык пункты, 79 җирле хакимият, 22 МЧС подразделениесе һәм 4 сайлау комиссиясе. Интернет челтәренә тизлек 10нан алып 100 Мбит/с тәшкил итәчәк.
Геннадий Разумикин, Башкортстан Республикасында санлы үсеш министры: “”РФ санлы икътисады” милли программасының иң масштаблы проектларының берсе – Башкортстанның социаль әһәмияткә ия булган объектларын интернет челтәренә тоташтыру. Шулай килеп чыкты инде - федераль контрактка илдәге төбәкләр арасында республиканың иң күп санлы объектларын кертү мөмкин булды”.