Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 март 2020, 09:05

Кардан арына Уфа

Быел кар мулдан яуды...

Быел кар мулдан яуды...
Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Торак һәм шәһәр мөхите” милли проекты кысаларында Уфа урамнарын пөхтә тоту өчен күп эшләр эшләнә. Мәсәлән, урамнардан һәм җәмәгать урыннарыннан кар чыгару, узган елдагы белән чагыштырганда, 30 процентка арткан.
Кар һәр муниципаль районда булган махсус билгеләнгән кар чүплекләренә һәм Трамвайная урамында урнашкан кар эретү пунктына чыгарыла. Карлар канализация юллары җылысы белән эретелә һәм чистарту корылмаларына барып эләгә. Анда алар көнкүреш агып җыела торган сулар стандартлары буенча чистарту үтә. Бу туфракның һәм елгаларның пычрануыннан саклый, ни өчен дигәндә, урамда җыелган карда чүпләр, техник тоз һ.б. күп хәвефле мәтдәләр булуы билгеле.
Чыганак: БИ.
Фото БИ.
Читайте нас: