Барлык яңалыклар
Милли проектлар
20 март 2020, 09:15

Авылда юллар төзеләчәк!

Башкортстан Хөкүмәте 2020-2024 елларга “Туган авыл” комплекслы программасын раслады.

Башкортстан Хөкүмәте 2020-2024 елларга “Туган авыл” комплекслы программасын раслады.
Проектны тормышка ашыруга 4,8 миллиард сум акча юнәлтү планлаштырыла. Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында 100дән артык кеше яшәгән һәм балалар бакчалары, мәктәпләр һәм ФАПлар булган авылларда үзәк урамнарны асфальтлау каралган.
Программаны әзерләүчеләр әйтүенчә, 2024 елга төбәк һәм муниципальара әһәмиятендәге юллар 450 чакрымга, урындагы әһәмияттә ия булган юллар 540 чакрымга кадәр артачак.
Читайте нас: