Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2020, 10:25

Яшь әниләргә яңа һөнәр

Укытуны оештыручы оешмаларга субсидияләр бирү тәртибе расланган да инде.

Владимир Путинның май указына ярашлы “Демография” милли проектын тормышка ашыру максатында республикада “Хатын-кызлар мәшгульлегенә ярдәм, өч яшькәчә балаларга мәктәпкәчә мәгариф шартлары булдыру” төбәк проекты тормышка ашырыла. Аңа ярашлы яшь әниләр яңа һөнәр үзләштерә ала.

Укытуны оештыручы оешмаларга субсидияләр бирү тәртибе расланган да инде. Аларны, дәүләт һәм муниципаль учреждениеләрдән тыш, юридик берәмлекләр һәм шәхси эшкуарлар алырга мөмкин. Башкортстанда бу максатка ел саен 74,1 миллион сум акча бүленәчәк, аның 72,6 миллионы – федераль бюджеттан, 1,5 миллионы – республика бюджетыннан.

Алдагы биш елда декрет ялындагы 1,3 мең хатын-кыз квалификациясен үстерә һәм өстәмә белем ала алачак. Яшь әниләр арасында иң популяр һөнәрләр – кондитер, пешекче, кассир, ландшафт дизайнеры, парикмахер һәм сатучы. Уку вакыты уртача өч ай тәшкил итә.
Чыганак: Башинформ.
Читайте нас: