Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2020, 10:30

Табибларга өстәмә түләү турында карар кабул ителде

Кемдер карабодай белән бәдрәф кагазе сатып ала, кемдер медицина маскаларын сатып, акча эшли, ә кемдер апокалипсис фаразлап коткы тарата.

Кемдер карабодай белән бәдрәф кагазе сатып ала, кемдер медицина маскаларын сатып, акча эшли, ә кемдер апокалипсис фаразлап коткы тарата. Ә шул ук вакытта табиблар, шәфкать туташлары, санитарлар тыныч кына, әмма ышанычлы рәвештә үз эшләрен башкара. Ә бит алар иң алгы сызыкта. Уфаның йогышлы авырулар дәваханәсендә генә түгел, башка учреждениеләрдә дә аларның әзерлеге югары дәрәҗәдә. Дәваханәләр кирәкле корылмалар һәм ясалма вентиляция аппаратлары белән тәэмин ителгән.
Бу Владимир Путинның май указына ярашлы «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
Йогышлы авырулар дәваханәсендә квалификацияле персонал эшли. Әгәр чынлап торып кешеләрнең сәламәтлегенә куркыныч яный калса, әзерлек зур. Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров ышанычлы тыныч хезмәтләре өчен табибларга рәхмәтен җиткерде. Моңа өстәп хәвеф-хәтәр йөзенә беренче булып карарга тиешле табибларга республика күләмендә өстәмә акча түләү турында карар да кабул итте.
Читайте нас: