Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2020, 14:31

Федераль чыганаклар җәлеп итү мөһим

"Акыллы шәһәр" республика программасы бер ел эшләп килә.

БР Дәүләт Җыелышы — Корылтайда “Акыллы шәһәр” республика программасы буенча торак-коммуналь хуҗалыгын цифрлаштыру сорауларын өйрәнделәр.
“Программа бер ел эшләп килә, — диде БР Дәүләт Җыелышы—Корылтайның торак сәясәте һәм инфраструктура үсеше буенча комитет рәисе Николай Хорошилов. — Сынауда катнашачак районнар билгеләнде. Әмма бүгенге көндә таянып эш итәр өчен бер генә күрсәткечләр дә юк”.
Торак-коммуналь үсеше буенча Эксперт советы рәисе Ринат Зәйнуллин бу эштә федераль субсидия һәм грантлар җәлеп итү әһәмиятле дип белдерде. Мисал өчен, мәгълүмат технологияләре базары катнашучылары, “Цифрлы икътисад”, “Торак һәм шәһәр мохите” милли проектлары кысаларында ТКХ реформалаштыру фонды программаларында катнашып, федераль субсидияләр җәлеп итә ала.
Читайте нас: