Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2020, 10:05

Бу дәүләттә безгә яшисе

16 мартта Конституцион суд Конституциягә төзәтмәләр кертү турындагы законны илнең төп законына ярашлы дип тапты. Ә 17 мартта Русия президенты Владимир Путин Конституциягә үзгәрешләр кертү буенча гомумрусия тавыш бирү көнен 22 апрельгә тәгаенләве хакындагы указына кул куйды.

БР иҗтимагый палатасының Сәламәтлек саклау, социаль сәясәт, гаилә, балачак һәм киңкүләм мәгълүмат чаралары белән хезмәттәшлек итү комиссиясе рәисе Гөлназ Колсарина әлеге вакыйгага комментарий биреп, күпчелек төзәтмәләр гади халыкны яклауга юнәлтелүен әйтте:
-Аеруча пенсияне һәм социаль түләүләрне, пособиеләрне индексацияләү турындагы пункт мөһим. Мохтаҗ гражданнар турында кайгырту дәүләтнең төп законы белән ныгытылуы бик мөһим. Мин туган телләр хакындагы пунктлар өчен дә ихластан шат.
Конституцияңдә дәүләт һәр халыкка туган телен саклау, аны өйрәнү һәм үстерү хокукына гарантия бирә; республикалар власть органнарында, республиканың дәүләт учреждениеләрендә урыс теле белән беррәттән кулланылачак үз дәүләт телләрен булдырырга хокуклы дип язылачак.
Конституциядәге бу һәм башка халык өчен мөһим төзәтмәләр без сайлау участокларына килеп тавыш бирсәк кенә үз көченә керәчәк. Читтә калмаска чакырам, бу дәүләттә безгә һәм безнең балаларыбызга яшәргә бит.
Читайте нас: