Барлык яңалыклар
Милли проектлар
19 март 2020, 10:15

Авылларда мәдәни тормыш гөрләргә тиеш

Русия мәдәният министрлыгы “Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасы өчен тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнә.

2019 ел ахырында Владимир Путин “Мәдәният” милли проекты кысаларында “Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасын булдырырга кушкан иде. Ул әлеге һөнәрнең абруен арттырачак һәм бу өлкәдә хезмәткәрләргә кытлык проблемасын хәл итәргә ярдәм итәчәк.

Әле Русия мәдәният министрлыгы “Авыл мәдәният хезмәткәре” федераль программасы өчен тәкъдимнәр әзерләү белән шөгыльләнә, дип хәбәр итте ТАССка биргән интервьюсында Русия мәдәният министры урынбасары Ольга Ярилова.
Ул тармакта күптән хезмәт куючыларның квалификациясен күтәрү, авылларның һәм кече шәһәрләрнең мәдәният учреждениеләренә белгечләрне җәлеп итүне мөһим бурыч ди.
Чыганак: ТАСС.
Читайте нас: