Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2020, 02:25

Төбәкнең иң зур сөт фермасы ачылды

Уфада “АгроКомплекс” күргәзмәсе Башкортстанның төньяк-көнчыгышында ферма саву җайланмасын эшләтеп җибәрү белән ачылды.

Уфада “АгроКомплекс” күргәзмәсе Башкортстанның төньяк-көнчыгышында ферма саву җайланмасын эшләтеп җибәрү белән ачылды.
Уфада Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров «АгроКомплекс» күргәзмәсен ачты. Кичә республика Хөкүмәте күпләп кеше җыелган чараларны үткәрүдән баш тартса да, күргәзмәгә югары әзерлек булу аркасында аны үткәрү турында карар кабул ителде. Аңа илнең 30 төбәгеннән 350 дән артык компания килде. Күргәзмәнең яңа юнәлешләренең берсе - «Фермер продуктлары ярминкәсе», ул җирле фермерлар һәм авыл хуҗалыгы кооперативлары, шулай ук республиканың эре агрокомпанияләрен берләштерде.
Катнашучыларны сәламләп, Башкорстан Башлыгы, күргәзмәне ачу тантанасында яңа җитештерүне башлап җибәрү традициясенә нигез салуын әйтте. Радий Хәбиров Калтасы районында “Победа” сөтчелек фермасын ачу тантанасында катнашты. Әлеге чара видеоэлемтә төрендә туры эфирда барды. Бу терлекчелек комплексы 1200 баш сыер малы асрауга исәпләнгән. Ул заманча автоматлаштырылган. Әлеге агрохолдингның бу инвестпроекты 5000 баш сөт сыеры үрчетүне күз уңында тота. Завод каты сыр җитештерү һәм Калтасы, Яңавыл районнарында сөт эшкәртүгә юнәлтелгән. Елына 36 мең тонна сөт җитештерүгә корылган бу комплекс өчен 2,3 миллиард сум инвестиция кулланылган. Биредә 170 эш урыны булдыру күз уңында тотыла.
Проект Владимир Путинның май указларына ярашлы “Кече һәм урта эшмәкәрлек” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылды.
Читайте нас: