Мәчетле районының Кече Устьинск һәм Түбән Бобино авылларында берьюлы ике яңа ФАП ачылды.
Бу Владимир Путинның май указына ярашлы «Сәламәтлек» милли проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә мөмкин булды.
«Бу фельдшер-акушерлык пунктлары типик проект буенча төзелгән. Һәр ФАПта фельдшер һәм процедура кабинетлары, акушерлык-күзәтү һәм санитария-көнкүреш бүлмәләре бар. Салкын һәм кайнар су, канализация, электр, вентиляция системасы үткәрелде", - ди Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәте.
Яңа ФАПларда Мәчетле районына “Земский доктор” программасы буенча килгән Сальмаевлар гаиләсе эшләячәк.
Барлыгы 2020 елга Башкортстанда 72 авария хәлендәге фельдшер-акушерлык пунктын алмаштыру планлаштырылган.