Барлык яңалыклар
Милли проектлар
18 март 2020, 02:25

Экология министрлыгы һәм аграр югары уку йорты экология өлкәсендә хезмәттәшлек итә

Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты вузның фәнни конференциясе кысаларында экология өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.

Башкортстан Республикасы Экология министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университеты вузның фәнни конференциясе кысаларында экология өлкәсендә хезмәттәшлек турында килешүгә кул куйдылар.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров, форумда катнашучыларны сәламләп, республикада «Экология» милли проектының төбәк проектлары кысаларында тормышка ашырыла торган чараларга җентекләп тукталды. Ул билгеләп үткәнчә, бары тик уртак көч белән генә уңайлы әйләнә-тирә мохитне будыру мөмкин.
Министр сүзләренчә, «Экология» милли проектының өстенлекле бурычларын хәл итү өчен безгә каты коммуналь калдыклар өлкәсендә заманча инфраструктураны, экологик мониторинг системасын үстерергә, эре сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы үтемле технологияләргә күчүен гамәлгә ашырырга кирәк булачак. "Безнең эшчәнлекнең барлык өлкәләре буенча системалы һәм эзлекле эш алып барасы бар. Чөнки без халыкның тормыш сыйфатын күтәрүгә, табигый байлыклардан рациональ файдалануга һәм аларны киләчәк буын өчен саклауга омтылабыз”, - дип ассызыклады Урал Искәндәров.
Яклар хезмәттәшлек турында килешү — «Экология» милли проектының төбәк проектларын гамәлгә ашыру өлкәсендә уртак нәтиҗәле эшкә зур адым, дигән фикергә килделәр.
БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров Башкорт аграр университеты белән тыгыз бәйләнешләр ведомствога яшь белгечләр әзерләгәндә экологик юнәлешне уңышлы үстерергә ярдәм итәчәк, дип ассызыклады. Аның сүзләренә караганда, бүген табигать саклау тематикасына карата кызыксыну бик зур.
Очрашу ахырында фәнни конференциягә йомгак ясалды һәм иң яхшы студентларга грамоталар тапшырылды.
Читайте нас: