Биредә балаларның һәр төркемнәре өчен бүлмәләр җиһазландырылган. Уен, йокы, киенү-чишенү бүлмәләре, буфет каралган. Моннан тыш, музыка һәм физкультура заллары, дәресләр үткәрү өчен бүлмәләр, методик кабинет, медицина блоклары, кер юу һәм азык-төлек блогы бар.
Балалар бакчасы территориясендә уен мәйданчыклары һәм беседкалар бар. Кыскасы, яхшы тәрбия алу өчен биредә бөтен шартлар да тудырылган. Авылда яшь гаиләләр саны артсын да, балаларның шат авазлары яңгырап торсын дигән теләктә калабыз.