2020 елда республика һәм федераль бюджетлардан эшкуарлыкка ярдәм итүгә 2,318 млрд. сум бүлеп бирелгән, аны 20,7 мең кече һәм урта бизнес субъекты ала алачак. Узган ел 8,4 мең эшкуар дәүләт ярдәменнән файдалана алды. Бу хакта Башкортстан хөкүмәтендә узган оператив киңәшмәдә Римма Бойцова хәбәр итте.
Акчалар «Эшкуарлык инициативасына ярдәм” милли проекты һәм «Башкортстанда кече һәм урта эшкуарлыкны үстерүдә дәүләт ярдәме" дәүләт программасы кысаларында бүлеп бирелгән.
106,21 млн сум акчалар ташламалы финанслауга һәм финанс базарларына керүне киңәйтүгә юнәлдерелә. Фермерларга һәм авыл хуҗалыгы кооперацияләренә ярдәм итү системасын булдыруга 266 млн. сумнан артык акча каралган. Эшкуарлыкны популярлаштыруга - 32,4 млн. сум.
771 млн. сумнан артык — кече һәм урта эшкуарлык субъектлары акселерациясенә (аны үстерүнең башлангыч этабында компанияләргә интенсив ярдәм күрсәтү). Кече бизнес акселерациясе - Владимир Путинның «май указлары» максатлары нигезендә милли проектның төп бурычларының берсе.