Барлык яңалыклар
Милли проектлар
17 март 2020, 11:40

Елга һәм буалар чистартылачак

Яңа Михайловка авылыннан Нижегородкага кадәрге участокта Дим елгасы үзәнен чистарту планлаштырылган.

Кичә, 16 мартта, РФ су ресурслары федераль агентлыгы җитәкчесе урынбасары Наталья Сологуб җитәкчелегендә, агентлык финанслаган чараларны тормышка ашыру һәм планлаштыру мәсьәләләре буенча РФ субъектлары башкарма хакимиятенең вәкаләтле органнары белән киңәшмә булып узды.

Чара видеоконференция форматында үтте, аның эшендә БР Табигатьтән файдалану һәм экология министры урынбасары Илдус Яхин катнашты.
БР Экология министрлыгының матбугат хезмәте хәбәр итүенчә, Илдус Яхин Башкортстанда «уникаль су объектларын саклау» федераль проекты кысаларында Владимир Путинның май указларына ярашлы «Экология» милли проекты, шулай ук 2020 елда республиканың су мөнәсәбәтләре өлкәсендәге аерым вәкаләтләрен гамәлгә кертү турында хәбәр итте.
Илдус Яхин хәбәр иткәнчә, 2020-2024 елларда «гидрографик челтәрнең экологик торышын яхшырту» юнәлеше буенча әлеге федераль проект кысаларында Яңа Михайловка авылыннан Нижегородка авылына кадәрге участокта Дим елгасы үзәнен чистарту планлаштырылган.
Моннан тыш, спикер сүзләренчә, Башкортстанның Благовещенск шәһәренең Потех елгасындагы буаны чистарту планы тора. Илдус Яхин билгеләп үткәнчә, бүгенге көндә эш планлы тәртиптә, бернинди кыенлыкларсыз алып барыла.
Читайте нас: