Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2020, 08:00

Нинди урамнарны ремонт көтә?

Уфа шәһәрендә җылы һава торышы урнашу белән “Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар” милли проекты кысаларында эш башланачак.

Уфа шәһәрендә җылы һава торышы урнашу белән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында эш башланачак. РФ Президенты Владимир Путин май указларында бу турыда аерым тукталган иде. 2020 елда 20 чакрымга сузылган 22 юл участогын ремонтлау планлаштырыла. Уфа-Нагаево юлындагы - Бородинская урамыннан алып М-5 федераль трассасына кадәр участокны ремонтлау ике елга сузылачак. Шулай ук, исемлеккә академик Королев, Ветошников, Красин, Левитан, Гафури, Новоженов, Нехаев һәм башка урамнар кергән.
Төп эшләр контракта ярашлы май аенда башланып октябрьнда тәмамланачак.
Әлеге вакытта Агыйдел елгасы аша күпер салу, Комсомол һәм 8 март урамнарын реконструкцияләү, Мостай Кәрим урамын капиталь ремонтлау эшләре бара.
Ибраһимов бульвары һәм Хәдия Дәүләтшина, Шәфиев, Парк, Галле шәһәре (Октябрь проспектыннан алып Комсомол урамына кадәр) урамнарын капиталь ремонтлау өчен проект документациясе эшләнә. Дәүләт экспертизасыннан уңай бәя алган очракта подрядчикны билгеләү өчен аукцион үткәрәчкәләр, дип хәбәр итәләр шәһәр хакимиятеннән.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Уфа шәһәре хакимияте.
Читайте нас: