Барлык яңалыклар
Милли проектлар
16 март 2020, 08:00

Башкортстан белән кемнәр кызыксына?

Казахстанда үткән күргәзмәдә Башкортстан авыл хуҗалыгы продукциясе чит илдән килгән күп кенә компанияләрне кызыксындырган.

Шушы көннәрдә Нур-Солтан шәһәрендә 15 нче AgriTek&FarmTek Astana 2020 халыкара махсуслаштырылган авыл хуҗалыгы күргәзмәсе бара. Анда Башкортстаннан да зур делегация катнаша.
Башкортстанның мондый зур чарада катнашуы РФ Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы “Халыкара кооперация һәм экспорт” милли проекты һәм “Башкортстан Республикасында экспортны үстерү” төбәк проекты кысаларында мөмкин булды.
Күргәзмәдә Башкортстанның алты компаниясе эшли. Алар югары технология мал азыгы, биопрепаратлар һәм минераль ашламалар, шулай ук авыл хуҗалыгы техникасы һәм җиһазларын тәкъим итә.
Беренче көнне Казахстан, Төркия һәм Германия компанияләре вәкилләре белән 50ләп сөйләшүләр алып барылган. Казахстан белән Төркиягә Башкортстаннан дуңгызчылык, кошчылык һәм малчылык өчен мал азыгы, минераль ашламалар сатып алу буенча килешүләр төзелгән. Суккулның “ПодшипникМаш” РПП җаваплылыгы чикләнгән оешманың комбайннары белән кызыксынулары аеруча сөенечле хәл.
Икенче көнне Русиянең Казахстандагы сәүдә вәкиле Максим Кочетков белән мөһим очрашу үткән, анда башкортстан компанияләренең Казахстан базарына чыгуы турында сүз барган. Шулай ук Үзбәкстан территориясендә экспорт сәүдә киңәшчесе белән дә очрашу үткән.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
Читайте нас: