Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 март 2020, 11:00

Яңа проект!

“Мәктәп тактасы янында театр”

“Мәктәп тактасы янында театр”
Башкорт академия театры “Мәктәп тактасы янында театр” исемле мәдәни-мәгърифәти яңа проект башлап җибәрде. Аның җитәкчесе Айрат Абушахманов.
11 мартта анда катнашучылар белән беренче очрашу узды.
А.Пушкинның “Выстрел” һәм “Барышня крестьянка” әсәрләре буенча репетицияләр башланды. Проектта шеф-драматург Ангизә Ишбулдина һәм театр артистлары - Лилия Галина, Гөлназ Хайсарова, Әлфирә Заһидуллина, Айнур Ситдиков, Алмас Йосыпов, Азат Вәлитов катнаша.
Дәрес-спектакль әзер булгач, укучыларга әдәбият дәресе урынына күрсәтеләчәк. Спектакль 45 минут бара.
«Мондый проектлар Европа һәм Русиядә шактый киң таралган күренеш. Әдәби әсәрне сәхнә куелышы аша өйрәнү күпкә мавыктыргыч, кызыклы, мәктәп белән театрның үзара интеграциясе”,- дип белдерде театрның матбугат хезмәте.
Проектның максаты — үсеп килүче буында театрны популярлаштыру.
Киләчәктә башкорт телендә дә шундый дәресләр уздырылачак.
Башкортстан Башлыгы Радий Хәбиров укуны биш көнгә калдыргач, балаларның гаилә белән аралашырга буш вакытлары артты. Һәр мәгариф учреждениесе шимбәләрне гомумүсеш тематикасына багышланган чаралар белән баета.
РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы эшләп килүче “Мәгариф” милли проекты кысаларында БР Мәгариф министрлыгы да чаралар планын төзеде.
Читайте нас: