Барлык яңалыклар
Милли проектлар
15 март 2020, 12:00

Электрон юл битләренә күчәрбезме?

Алар кәгазь документны алыштыра алырмы?

Алар кәгазь документны алыштыра алырмы?
Эшкуарлык чыгымнарын киметү һәм ясалма документлар ясауны чикләү өчен электрон юл битләрен кертү тәкъдим ителә. Бу хакта РФ Президенты каршында эшкуарлар хокукларын яклау буенча вәкаләтле вәкил Борис Титов белдерде.
“Электрон юл битләре чыгымнарны киметү һәм ясалма документлар ясауны чикләү өчен әлегәчә кулланылган кәгазь документлар көченә ия булырга тиеш”, - диде ул. Тәкъдимен РФ транспорт министры Е.Дитрихка юллаган инде.
Титов белдерүенчә, мондый алым юл битләре эшендә үтәкүренмәлек булдырыр һәм чыгымнарны киметер, ясалма документлар ясаудан саклар.
Бу тәкъдимнәр В.Путинның май указларында билгеләнгән “Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында карала.
Читайте нас: