Бу конкурс-“Русия мөмкинлекләр иле” президент платформасының һәм Кунакчыллык индустриясе гомуммилли берлеге проекты. Ярымфиналның ике көн дәвамында Русиянең 12 төбәгеннән килгән 89 катнашучы билгеле рестораторлар, отельерлар һәм кунакчыллык индустриясе идарәчеләрен остазлыкка алу мөмкинлегенә ия булды.
Ике көн дәвамында (12 һәм 13 мартта) конкурсантлар эшлекле һәм шәхси сыйфатларның комплекслы бәясен алу өчен көрәште. Алар индивидуаль һәм төркем аналитик биремнәрне чиштеләр һәм үз проектларын тәкъдим иттеләр. Флешмоблар һәм интеллектуаль уеннар, җирле истәлекле урыннарга экскурсияләр, “Осталар көрәше” һәм журналистлар өчен ярышу чаралары. “Уралдан Идел буена кадәр” дип исемләнгән ярымфинал Уфаның «Crowne Plaza Ufa-Congress Hotel» отеле бинасында үтте. Башкортстаннан төп оештыручы-“Офис-группа” Конгресс-бюросы. Конкурс азагында Башкортстаннан 6 финалист билгеләнде. Инде финалистлар белән таныштырып үтсәк тә була.
Финалда Башкортстан данын Илдар Биккузин, Алексей Зәйнуллин, Анастасия Мисюля, Ләйсән Сөләйманова, Салават Ильясов һәм Марат Нәсхетдинов яклаячаклар. Ярымфиналга чыгучылар биш минут дәвамында үз проектларын тәкъдим итте, жюри сорауларына җавап бирде. Анастасия Мисюля жюри хөкеменә Уфада велоэкскурсияләр проектын тәкъдим итте.
Ләйсән Сөләйманова Башкортстан башкаласы буйлап тематик һәм шул исәптән “Уфа мистик” экскурсияләр проектын күрсәтте. Илдар Биккузин “Башкортстанның җиде могҗизасы” туристик маршруты турында сөйләде, ул 20 экскурсияне үз эченә ала, җәядән ук ату, курай һәм кубызда уйнау, башкорт ашларын татып карау мөмкинлеген бирә. Уфадан милли кафелар үсешенә багышланган ике проект тәкъдим ителде. Мәсәлән, уфалы Алексей Зәйнуллин кыстыбургерлар челтәрен оештырырга уйлый. Бер нокта эшли башлаган да инде. Уфадан 31 яшьлек эшкуар Марат Нәсхетдинов шулай ук беренче милли фастфудны тәкъдим итте. Ул үзенең «Әйбәт хәлләр» кафесы турында сөйләде. Красноусол шифаханәсе янындагы курорт авылында яшәүче Салават Ильясов зур геопарк үзәге булачак этно-авыл проектын тәкъдим итте.
Жюри әгъзалары арасыннан экспертлар маршрутны берничә юнәлешкә — су, тау, гастрономия, сәнәгать, шулай ук Русия һәм чит ил туристларын җәлеп итү, аудиторияне киңәйтү өчен Башкортстаннан читтә дә мөмкинлекләрне активрак тәкъдим итәргә киңәш итте.
"Без - мөмкинлекләре күп булган зур ил, һәм ул округның 14 төбәгендә потенциалны ача ала. Ул чакта дәүләт акчалары турында онытачаксыз һәм туризм исәбенә алынган керемгә яшәячәксез», — диде Идел буе федераль округында Тулы вәкаләтле вәкил урынбасары Олег Машковцев.
“Русия - мөмкинлекләр иле” Президент платформасының барлык проектлары - төрле юнәлешләр һәм өлкәләрне үстерү конкурслары. Мин сезне әлеге ярымфинал тәмамлану белән котлыйм һәм “Кунакчыллык осталары”нда уздырылган көннәр сезнең өчен алга таба үсешкә һәм казанышларга этәргеч булсын дип телим”, – диде ярымфиналның ябылу тантанасында Олег Машковцев.
“Безнең конкурсның өстенлеге — төрле һөнәр ияләре арасында аралашу. Катнашучылар бер-берсе белән танышканда үз идеяләрен башкаларның проектларына кертә ала. Биредә турбизнеста яңа гына эшли башлаган катнашучыларның да, индустриядә күптән эшләүчеләрнең дә очрашуы бик шәп. “Кунакчыллык осталары”ның төп бурычы – эчке туризмны үстерү, төбәкләрне үстерәчәк һәм туристлар агымын җәлеп итәчәк вакыйгалар һәм проектлар булдыру”, – дип хәбәр итте Бөтенрусия кунакчыллык индустриясе берлеге вице-президенты Алексей Волков.
Җиңүчеләр апрельдә Мәскәүдә узачак финалда “Кунакчыллык осталары” исеме өчен көрәшәчәк һәм үз проектларын тормышка ашыру өчен грант ота алачак.
Конкурс Владимир Путинның “Мәгариф” милли проектының “Һәркем өчен социаль лифтлар” федераль проекты кысаларында тормышка ашырыла.