Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 март 2020, 11:25

Радий Хәбиров күңелле яңалык белән уртаклашты

Дүртөйледә көненә 200 кеше кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасының яңа дүрт катлы корпусын ачтылар.

Дүртөйледә көненә 200 кеше кабул итүгә исәпләнгән балалар поликлиникасының яңа дүрт катлы корпусын ачтылар. Радий Хәбиров социаль челтәрләрдә үзенең шатлыгы белән уртаклашты: “Элекке поликлиника торак йортның беренче катында урнашкан иде, анда табиб кабинетлары да җитешмәгән. Хәзер барысы да башкача. Биредә иркен, якты кабинетлар, уен бүлмәсе, көндезге стационар бар. Бу бик мөһим. Поликлиникада башка балаларны зарарламас өчен, температуралы пациентлар өчен аерым керү юллары булырга тиеш. Бу заманча медицина учреждениесе өчен мәҗбүри таләп. Быел Дүртөйлегә безнең медицина вузын тәмамлаган ике яшь педиатр киләчәк. Алар берәр миллион сум дәүләт ярдәме алачак. Шулай итеп, табиблар белән комплектлашу артачак. Хәзер биредә 17 участокта 13 табиб эшли. Кадрлар җитмәү проблемасы Дүртөйледә генә түгел, без аны эзлекле рәвештә хәл итәбез. Безнең шәһәрләрдә заманча медицина үзәкләре пәйда булгач, аларда эшләргә теләүчеләр арта бара. Әйткәндәй, күптән түгел Октябрьский шәһәрендә, капиталь ремонттан соң, балалар поликлиникасының яңартылган бинасы ачылды. Ә Уфаның Дим районында быел поликлиника һәм стационары булган заманча балалар хастаханәсе төзелеше башланачак”.
Әлеге чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек”милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: