Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 март 2020, 11:10

Камералар урнаштыру дәвам итә

Ел башыннан Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеотеркәү буенча 380 комплекс урнаштырылды.

Башкортстан юлларында юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү буенча инде булган 265 комплекска шундый ук 115 комплекс өстәлде. Тизлек режимын бозуны теркәүче камералар Башкортстанның 18 муниципалитетында урнаштырылган. Быел республика юлларындагы авария-куркыныч урыннарда 609 фотовидеофиксация комплексы урнаштыру планлаштырыла. Шуларның 380е хәзерге вакытта урнаштырылган. Калган 229ын агымдагы елның 1 маена кадәр файдалануга тапшыру планлаштырыла. 2017 ел белән чагыштырганда, юл хәрәкәте кагыйдәләрен фотовидеофиксацияләү комплексларын урнаштыру проектын гамәлгә ашыру нәтиҗәсендә, республикада юл һәлакәтләрендә үлүчеләр санын 3,5 тапкырга киметү планлаштырыла. Моннан тыш, әлеге проект юлларда, юл-транспорт һәлакәтләре күп булган урыннарны, ике тапкыр киметүне күздә тота.
Бу Русия Президенты Владимир Путинның «Хәвефсез һәм сыйфатлы юллар» милли проектын гамәлгә ашыру кысаларында башкарыла.
Читайте нас: