Барлык яңалыклар
Милли проектлар
14 март 2020, 11:40

Бөер күчереп утыртуга 160 кеше чират тора

Башкортстанда бөерләрне трансплантацияләүгә 160 кеше чиратта тора, дип хәбәр итә Сәламәтлек саклау министрлыгы.

Бөтен дөньяда 500 миллионнан артык кеше, яки планетаның һәр унынчы өлкән кешесе, еш кына инвалидлыкка китерә торган бөерләрнең төрле авырулары белән яши. Ел саен миллионлаган кеше бөер эшчәнлеге җитешсезлеге белән бәйле инфарктлардан һәм инсультлардан алдан үлә.
Башкортстанда яшәүче һәр өченче кешедә бөер хроник авыруы үсү куркынычы зур. Бөер авыруының катлаулы формалары тормыш сыйфатының кискен начарлануына китерә. Күпләре гемодиализ (бөер чистарту методы) алымын кулланырга мәҗбүр була. Бу соңгы чиратта, бөер күчереп утырту зарурлыгына китерә.
Хәзерге вакытта республикада меңнән артык авыру гемодиализ процедурасын уза. Ел башыннан бөерләрне трансплантацияләү буенча 12 операция үткәрелгән. Әлеге медицина ярдәме Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек” милли проекты кысаларында башкарыла.
Читайте нас: