Барлык яңалыклар
Милли проектлар
13 март 2020, 12:05

Укучылар икътисади дипломатиягә өйрәнә

Ил президенты Владимир Путинның “Мәгариф” милли проектында яшь буынга күпкырлы белем бирү буенча бик яхшы фикерләр әйтелә.

Ил президенты Владимир Путинның “Мәгариф” милли проектында яшь буынга күпкырлы белем бирү буенча бик яхшы фикерләр әйтелә. Бу җәһәттән Башкортстанда даими рәвештә төрле яклы файдалы эшләр алып барыла. Менә Уфа авиация-техник университеты преподавательләре укучыларга икътисади дипломатия буенча белем бирүгә алындылар. Анда “Икътисади хәвефсезлек системасында икътисади дипломатия” һөнәри юнәлешле клуб эшли.
Уфаның 153 санлы лицей укучылары клубның беренче тыңлаучылары булды. Преподавательләр югары класс укучыларында икътисад һәм икътисади объектларның эшчәнлек үзенчәлекләрен, укуның икътисади юнәлешләре буенча кызыксынуны формалаштыру, аралашу күнекмәләре, максатлар кую буенча укучыларның мәгълүмат дефицитын тутыруны үзләренең төп бурычлары итеп саный.
Укучылар зур теләк белән дәресләргә йөри, эшлекле уеннарда актив катнашалар, лекцияләр тыңлыйлар, дөньяны башка яктан танып белергә өйрәнәләр. Клубта алынган белем һәм күнекмәләрне аңларга, тормышта дипломатлар булырга ярдәм итә.
Читайте нас: