Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2020, 09:40

Үз аягыңда йөгереп йөрүгә ни җитә!

Балалар дәваханәләренә яңа аппаратлар кайта башлады.

Башкортстанның балалар дәваханәләренә механик дәвалау өчен заманча аппаратлар кайтарыла башлады.
Бу корылмалар аякларга роботлаштырылган механик терапия өчен тәгаенләнгән дип хәбәр итәләр республиканың Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәтеннән.
Заманча аппаратны иң беренче булып Уфаның 2нче санлы балалар поликлиникасы алды. “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында башкаланың тагын берничә медицина учреждениесенә әлеге корылманы кайтару күзаллана. Әлеге исемлектә – 3нче, 4нче, 5нче, 6нчы санлы балалар поликлиникалары, 17нче санлы шәһәр балалар клиник дәваханәсе һәм Республика балалар клиник дәваханәсе.
“Аякларга роботлаштырылган механик терапия өчен аппарат җәрәхәт һәм сынулардан соң катлаулануларны кисәтү, операциядән соң буын чирләрен дәвалау, озайлы иммобилизациядән соң өзлегүләрне булдырмау өчен кулланыла. Ул шулай ук тиз һәм авыртусыз савыгуга да ярдәм итә”, – диләр ведомствода.
Шунысы мөһим: пациентларны реабилитацияләгәндә аппаратны һәркемгә туры килерлек итеп көйләп була. Шул ук вакытта ул – универсаль, чөнки уң аякны да, сулын да дәвалауга ярдәм итә.
“Сәламәтлек” милли проекты Русия Президенты Владимир Путин кушуы буенча әзерләнде.

Читайте нас: