Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2020, 12:50

Шатлык өләшеп һәр йортка

Шушы көннәрдә без, “өмет”челәр”, Борай һәм Балтач районнарында “Өмет”не күпләп алдыруга зур өлеш керткән уңган почтальоннар белән очраштык, аларга рәхмәтләребезне җиткердек.

Борай почтамты Борай һәм Балтач районнарында 39 меңгә якын кешене хезмәтләндерә
“Өмет” гәзитен һәр йортка, мәктәпкә яки китапханәгә илтеп җиткерүче, укучыларыбыз белән ике арада элемтә урнаштыручы тырыш җаннар – почтальоннар белән очрашу һәрвакыт җанлы үтә. Бу тынгысыз эштә һәркем дә эшли алмыйдыр ул. Кешеләр белән аралашырга яраткан, вакытлы матбугатның никадәр мөһимлеген аңлаган, гәзит-журналлар таратып, авылдашларын сөендерергә теләгән кеше генә почта өлкәсендә эшли аладыр.
Шушы көннәрдә без, “өмет”челәр”, Борай һәм Балтач районнарында “Өмет”не күпләп алдыруга зур өлеш керткән уңган почтальоннар белән очраштык, аларга рәхмәтләребезне җиткердек.
Бу очрашу ике райондагы почта бүлекләренең үткән елдагы эшчәнлегенә йомгак ясау һәм быелгы елга эш планнарын карау буларак оештырылса да, чара чын-чынлап бәйрәм рухында үтте. Шулай булмыйча, ел дәвамында почта тармагында хезмәт салучы ханымнар һәм – хәтта ир-егетләр дә! – менә шулай җыелышып, еллык эшчәнлеккә йомгак ясауны көтеп ала.
Үткән елда почта бүлекчәләре ничек эшләгән? Куелган планнар үтәлгәнме? Күпме керем алынган? Нәтиҗәле эшләү өчен тагын да нинди алымнар кулланырга? Уңганнар исемлегендә кемнәр? Борай почтамты җитәкчесе Эльза Кави кызы Шәймиева үзенең чыгышында шулар хакында бәян итте. Эльза ханым сөйләвенчә, бүгенге көндә Борай почтамтында 33 почта элемтәсе бүлеге эшли. Почта тармагында хезмәт салучы хезмәткәрләр Борай һәм Балтач районнары буенча барлыгы 38 958 кешене хезмәтләндерә.
Бүгенге заман почтальонын күз алдына китерәсездер: алар - җирле халыкны гәзит-журналларга яздыручы да, вакытлы матбугатны йортка тиклем илтеп җиткерүче дә, пенсия таратучы да, азык-төлек, лотерея билетлары, открыткалар, канцелярия кирәк-яраклары, хәтта мебель сатучы да. Һәрберсенең үзенең бурычы, эш планы, аны үтәү алымнары бар. Башкача мөмкин дә түгел, чөнки бүгенге заман почтальоннарга да үз таләпләрен куя. Аларның хезмәт хакы да шушыларга бәйле.
- 2020 елны яхшы күрсәткечләр белән каршыладык. Ел нәтиҗәләре буенча 60 млн. 188 мең сум күләмендә гомум керем алынган. Бу - без планны арттырып үтәгәнбез дигән сүз. 2020 елның беренче яртыеллыгына матбугатка язылу кампаниясе барышында 17 259 экземпляр гәзит-журналга язылдылар. Шуларның 8753е – үзәк, 3523е – республика басмалары һәм 5211е – район буенча ”, - диде үзенең чыгышында Эльза Кави кызы һәм 2019 елда нәтиҗәле эшләгән почта бүлекчәләрен атап чыкты. Менә алар – 1 урында - Иске Тимкә, 2нчедә – Вострецово һәм 3 урында - Көндәшле почта бүлекчәләре. Шулар белән беррәттән Эльза Кавиевна үткән елда эш нәтиҗәләре буенча калышыбрак эшләгән почта бүлекчәләренә дә быел күрсәткечләрне яхшыртырга кирәклеген ассызыклады.
Очрашуның икенче өлеше аеруча бәйрәм рухында үтте, чөнки бу көнне армый-талмый авыл белән авылны, урам белән урамны тоташтырып йөрүче, авылдашларны гәзит-журналлар белән сөендереп торучы уңган почтальоннарны хөрмәтләделәр, аларга истәлекле бүләкләр, чәчәк гөлләмәләре тапшырылды. Очрашу үткән залдан беркем дә бүләксез чыкмады: Борай почтамты җитәкчесе Эльза Кави кызы белән беррәттән район хакимияте башлыгы исеменннән мәгълүмат-аналитика бүлеге мөдире Айгөл Наил кызы Галиева, районның “Алга” гәзите баш мөхәррире Винера Мөдәрис кызы Арсланова почтальоннарга рәхмәт хатлары һәм истәлекле бүләкләр тапшырды.
Без, “Өмет”челәр дә бу очрашуга буш кул белән килмәдек, әлбәттә, чөнки Борай һәм Балтач районнарында гәзитебезне алдырып укучы дусларыбызның күп булуында нәкъ почтальоннарның хезмәте зур. Шуңа күрә бу көнне тагын бер мәртәбә ихлас рәхмәт сүзләребезне җиткереп, 2020 елның 1 яртыеллыгына “Өмет” гәзитенә язылуны уңышлы оештырганнары өчен Рида Галләмовага, Резеда Гыйнитуллинага, Инзилә Җиһаншинага, Луиза Михалевага, Ирина Шәйбәковага, Вәсилә Әвхәдиевага, Сания Локмановага, Ирина Нуркаевага, Фәнилә Хафизова һәм Рамил Суфияровка “Өмет” бүләкләрен тапшырдык.
“Өмет”нең “Рәхмәт хаты”на лаек булучыларның берсе - 42 яшьлек Рамил Суфияров турында аерым әйтәсебез килә. Ул - Борай районы Кушманак авылы егете.
- Туган авылым Кушманакта почтальон булып эшли башлавыма җиде еллап, - диде ул үзе турында. - Моңа кадәр кибеттә сатучы булып эшләдем. Белемем буенча бухгалтермын. Миңа тиклем почтальон булып эшләгән апа хаклы ялга чыгу сәбәпле, аның урынына калдым. Аңа кадәр дә ул отпускта яки больничныйда булганда апаны алыштыра идем. Почтальон булып эшләү бик ошый. Авылдашларымны яхшы беләм. Халык белән эшләү, гомумән, күңелле ул. Авылыбызда “Өмет”не күп еллар алдырып укучы апаларыбыз бихисап. Кызганычка каршы, “Өмет”кә быел беренче яртыеллыкка язылган изге күңелле Яләева Әкълимә, Әүхәдиева Минзилә һәм Минңегалиева Әлфидә апалар ел башында бакыйлыкка күчтеләр. Аларны яхшы сүз белән телгә алып китүебез рухларына савап булып барсын. Аннары Талипова Әлфисә апа да - “Өмет”кә иң беренчеләрдән булып язылучы мәрхәмәтле апабыз.
Рамил Гайдәни улына, почтальон булып эшләү белән беррәттән, авылдашлары имамлык эшен дә йөкләткәннәр икән. Бирсен Ходай, кешеләргә басма гәзитләр белән беррәттән иман нуры да тарату – изге эш.
Менә шулай, зур җанлылык һәм күңел күтәренкелеге белән үтте почта өлкәсендә эшләүче тырыш халыкның очрашуы. Андый очрашулар, җыелулар, аралашулар ел дәвамында тагын да булыр әле. Без исә һәрберсендә катнашырга, почтальон дусларыбызга рәхмәт сүзләребезне җиткерергә тырышырбыз.

Руфина Таҗиева.

Рөстәм Хәнәфин фотосурәтләре.

Читайте нас: