Барлык яңалыклар
Милли проектлар
12 март 2020, 09:35

Бергә эшләргә килештеләр

Яшьләр экология белән кызыксынамы?

Кичә, 11 мартта, Башкортстанның Экология министрлыгы һәм Башкорт дәүләт аграр университет арасында Экология өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы килешүгә кул куелды.
Бу вакыйга фәнни конференция чикләрендә башкарылды.
Төбәкнең табигатьтән файдалану һәм экология министры Урал Искәндәров, форум кунакларын сәламләп, республикада “Экология” милли проекты кысаларында башкарылган эшләр турында сөйләде. Аның әйтүенчә, әлеге милли проектта билгеләнгән бурычларны тормышка ашыру өчен каты көнкүреш калдыклары тармагында заманча инфраструктураны үстерергә, экологик күзәтү системасын камилләштерергә, эре сәнәгать предприятиеләренең иң яхшы технологияләргә күчен булдырырга кирәк. Шулай ук республикада чүпләрне аерып җыю эшен бар урында да оештыру мөһим.
“Без кешеләрнең тормыш сыйфатын яхшыртуны, табигать байлыкларын дөрес файдалануны һәм аны киләчәк буын өчен саклауны максат итеп куябыз. Шуңа безне системалы һәм эзмә-эзлекле эш көтә”, – диде Урал Искәндәров.
Аның әйтүенчә, бүген табигатьне саклау темасына кызыксыну зур. Ә Башкорт аграр университеты белән тыгыз бәйләнеш булдыру яшь белгечләрне әзерләгәндә экологик юнәлешне уңышлы үстерүгә ярдәм итәчәк.
Гомумән, Экология өлкәсендә хезмәттәшлек итү турындагы бу килешү – ил Президенты Влдаимир Путин тарафыннан билгеләнгән “Экология” милли проектын гамәлгә ашыру буенча бердәм эшләүгә зур адым, дип билгеләнде форумда.
Читайте нас: