Барлык яңалыклар
Милли проектлар
11 март 2020, 03:26

113 километр юллар салачаклар

Республикада "Туган урам" программасы уңышлы эшләп килә.

Республикада быел “Туган урам” программасы кысаларында 113 километр юллар салачаклар. Бу максатка 1 миллиард сумга якын акчалар тотынырга планлаштыралар.

Тиешле документ 10 мартта республика Хөкүмәте Президиумында кабул ителде.
Бу программа республика Башлыгы Радий Хәбиров башлангычы белән гамәлгә керде. Аны 2024 елга кадәр тормыша ашыру күз уңында тотыла. Эшләр этаплап башкарылачак. Нәтиҗәдә Башкортстанның 300дән артык торак пунктларында юллар салу планлаштырыла.

“Туган урам” программасы Русия Президенты Владимир Путин 2018 елда май указларына ярашлы булдырган “Торак һәм шәһәр мохите” милли проекты кысаларында гамәлгә ашырыла.
Читайте нас: