Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 март 2020, 13:51

Үз фикереңне син дә әйт!

Башкаланың киләчәктәге йөзенә битараф булма!

Уфалыларны Совет мәйданын реконструкцияләү буенча җәмәгать тыңлауларына чакыралар.
Хәтерегезгә төшерәбез, февраль башында республика Башлыгы Радий Хәбиров социаль челтәрләрендә Уфадагы Совет мәйданы киләчәктә нинди булырга мөмкин дигән ролик урнаштырган иде. Кадрлардан күренүенчә, бүгенге көндә чиновниклар парковка буларак кулланган зур мәйданны җитди үзгәрешләр көтә. Анда генерал Шәйморатовка һәйкәл, “коры” фонтан урнаштырылачак. Ял итү өчен яшел зона да булуы да көтелә. Әле Уфа властьлары территория үсеше буенча тәкъдимнәрне кабул итәләр. Иң уңайлы ысул — [email protected] электрон почтасына хат язып, үз теләкләреңне җиткерү. Шулай ук шәхси гариза белән Уфаның Главархитектура офисына (Российская урамы, 50 санлы йорт) мөрәҗәгать итәргә була. Ләкин моны бүген, 10 мартта, 15.00 сәгатькә кадәр эшләргә кирәк.
Тыңлаулар исә 11 мартта, БДПУның актлар залында (Октябрь революциясе урамы, 3а санлы йорт) үтәчәк. Башлана 18.30 сәгатьтә.
Совет мәйданына кагылышлы үзгәрешләр Владимир Путинның 2018 елгы май указларына ярашлы булдырылган “Торак һәм уңайлы шәһәр мохите” милли проектына кысаларында башкарыла.
Читайте нас: