Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 март 2020, 08:40

Туризмны үстерүгә игътибар арта

Республикага ел саен берәр миллион бизнес-туристлар килеп китә

Уфа хакимияте шәһәрнең технопарклары һәм предприятиеләре белән сәнәгать туризмын үстерү буенча “Майс Маркет” бизнес-туризм оешмасы һәм “Уфа” күп профильле мәгълүмат-туристик үзәге” оешмасы арасында килешүләргә кул куйды.
“Быел без шәһәребездә туризмны үстерү концепциясен формалаштырдык, - диде Уфа хакимияте башлыгы урынбасары Николай Фадеев. - Эшлекле туризм төп юнәлешле буларак билгеләнде. Шуның белән беррәттән сәнәгать туризмы да өметле юнәлешлеләр рәтендә. Уфаның җитештерү мөмкинлекләре зур булуын исәпкә алып, ныклы ышаныч белән туризмның мондый төрен үстерергә кирәк дип әйтергә була”.
Республикада “Эчке һәм тышкы туризмны үстерү” милли проектлары кысаларында бу килешүләр бик тә мөһим. Әлеге вакытта башкаланың җитештерү комплексы 130 зур һәм уртача зурлыктагы предприятиеләрдән тора. Шулар исәбендә – 4 000ләп кече һәм урта бизнес җитештерүчеләр.
Уфабызга ел саен берәр миллион кеше килеп китә. Шуларның 80-90 % - бизнес-туристлар. Алар эш буенча да, күргәзмәләргә, форумнарга, башка корпоратив чараларга килә.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: