Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 март 2020, 23:00

Эш урынында каза күрүчеләргә медицина ярдәме

Башкортстанда эш урынында зыян күрүчеләрне дәвалауга 10,1 млн сум акча бүлеп биреләчәк.

Башкортстанда һөнәри авыруларны дәвалауга һәм производствода төрле тән җәрәхәтләре алучыларны реабилитацияләүгә 10,1 млн. сум акча бүленәчәк. Тиешле тендер дәүләт сатып алулары сайтында урнаштырылган. Сатып алуны медицина иминият фондының төбәк бүлеге оештыра.
Бүленгән акчаларга 21 көн дәвалану өчен 180 юллама сатып алу планлаштырыла. Шифаханәләр Краснодар крае территориясендә урнашырга һәм нерв системасы, күзләр, сулыш алу, ашкайнату, тире, сөяк-мускул авыруларын дәвалау юнәлешләре буенча эшләргә тиеш. Шулай ук төрле травмалар, химик агуланулар йогынтысы авыруларын дәвалау буенча хезмәтләр күрсәтелергә тиеш.
Әлеге чаралар Владимир Путинның май указларына ярашлы “Сәламәтлек” милли проектын тормышка ашыру максатында башкарыла.
Читайте нас: