Барлык яңалыклар
Милли проектлар
10 март 2020, 08:45

Асфальтны яңача сала башлаячаклар

Махсус асфальт турында ишеткәнегез бар идеме?

Уфа юлларында чокыр-чакырларны ямау өчен махсус асфальт кулланылачак.
Шулай итеп, “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башкалада 24,3 мең тонна вак бөртекле һәм 1,5 мең тонна “литый” асфальт кайтару өчен сатып алу процедуралары үткәрелгән. Вак бөртекле асфальт юлларда барлыкка килгән чокыр-чакырларны тутыру өчен үтә дә яхшы. Ләкин аның белән коры һәм җылы көннәрдә генә эшләп була. Ә инде “литый” асфальт юл ремонтын кышын да үткәрергә мөмкинлек бирә.
Башкортстан, Уфа юлларында чокырларның күпләп барлыкка килүе башлыча кышның үзенчәлекләре белән бәйле: еш кына җылытты, аннары тагын суытып җибәрде. Температура “плюс” булганда эрегән кар асфальт тишекләренә тула һәм аны чатната. Аннары туңдыргач, бозга әйләнә. Шулай итеп, асфальт бозыла, туза.
Уфада юллар ремонты 15 февральдә башланды. Бүгенге көнгә 4,7 мең кв.м мәйданда 770 мең тонна асфальт салынган.

Фото: “Башинформ”.

Чыганак: “Башинформ”.

Читайте нас: