Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 март 2020, 08:50

Юллар төзү дәвам итә

Узган елда башкаланың юл төзелешендә зур объектлар сафка тапшырылды.

Узган елда башкаланың юл төзелешендә зур объектлар сафка тапшырылды.
Боларга Бөре трактының тимер юл белән киселешендәге юл чишелешен, Затондагы Летчиклар һәм Полковник Меликов урамнарын төзеп бетерүне һ.б. кертергә мөмкин. 2019 елда юл төзелешенә һәм ремонт эшләре башкаруга 5,9 миллиард сумга якын акча бүленгән, шуларның күпчелек өлеше – федераль казнадан.
Ремонт 35 участокта (озынлыгы 50 чакрымнан арткан аралыкта) эшләнгән, шуларның 28 объекты (47,3 чакрым) Русия Президенты Владимир Путин боерыгы буенча эшләнгән “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проекты кысаларында башкарылган.
Узган елда үзәктә урнашкан 8 Март һәм аның дәвамы булган Комсомольская урамында ике этаплы реконструкция башланган иде, анда эшләр быел киң колач белән алып барыла.
Чыганак: Башинформ.
Фото: Башинформ.
Читайте нас: