Барлык яңалыклар
Милли проектлар
9 март 2020, 08:15

Инвестицияләр – хезмәт хакы, эш урыннары дигән сүз!

Соңгы 10 ел эчендә Башкортстанда инвестицияләрнең иң югары үсеше күзәтелгән.

Соңгы 10 ел эчендә Башкортстанда инвестицияләрнең иң югары үсеше күзәтелгән.
-Республика икътисадына инвестицияләр кертү 14 процентка арткан,- диде бу атнада республика Хөкүмәтендә узган киңәшмәдә төбәк Башлыгы Радий Хәбиров.
Башлык әйтүенчә, 2019 елда төп капиталга салынган инвестицияләр күләме 320 миллиард сумга барып баскан. Шулай итеп, 2018 ел белән чагыштырганда, инвестицияләр үсеше 14 процент тәшкил иткән.
“Узган елларда начар булмаган инвестиция проектлары салынган иде. Без нәрсәгә омтылсак – шуңа ирешәбез. Инвестицияләр – хезмәт хаклары, эш урыннары, ул – социалка һәм төбәкнең гомум үсеше”,- диде Радий Хәбиров утырышта ясаган чыгышында. Чынлап та, инвестицияләр җәлеп итү Башкортстанга Русия Президенты Владимир Путинның боерыгы буенча эшләнгән “Хезмәт җитештерүчәнлеге һәм мәшгульлеккә ярдәм” милли проектын тормышка ашыруда зур ярдәм күрсәтә.
Фото: ufa.aif.ru
Читайте нас: