Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 март 2020, 11:00

“Тылсымлы дөнья” ишекләрен ачты!

Бакча 260 урынга исәпләнгән, ул ике катлы бинадан гыйбарәт.

Русия Президенты Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Мәгариф” милли проекты кысаларында Башкорстанда бер-бер артлы мәктәпләр һәм балалар бакчалары ачыла.

Мәсәлән, 5 мартта Уфа районының Дмитриевка авылында “Тылсымлы дөнья” балалар бакчасын ачу тантанасы узды. Чарада Башкортстанның мәгариф министры Айбулат Хаҗин да катнашты.

Бакча 260 урынга исәпләнгән, ул ике катлы бинадан гыйбарәт. Беренче катта логопед, психолог, методика бүлмәләре, азык-төлек һәм хуҗалык блогы урнашкан. Икенче катта төркемнәр өчен бүлмәләр, физкультура һәм музыка дәресләре өчен заллар, мөдир кабинеты урнашкан.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: