Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 март 2020, 11:10

Сабыйлар сәламәтлеге сагында

Республика биш “Аксион” дефибрилляторы алды.

Владимир Путинның май указларын үтәү максатында быел “Сәламәтлек саклау” милли проекты кысаларында республика биш “Аксион” дефибрилляторы алды. Аларның дүртесе – Уфаның 3нче балалар поликлиникасының педиатрия бүлекләренә, берсе Стәрлетамак шәһәренең балалар хастаханәсенә җибәрелде.
“Әле педиатрлар һәм белгеч-табиблар белән яңа аппаратларны куллану буенча укулар үткәрелә. Барлык табиблар да графикка ярашлы бу дефибриляторлар белән эшләү буенча практик дәресләр алачак”, – диләр БР Сәламәтлек саклау министрлыгының матбугат хезмәтендә.
Башкортстан Республикасы Сәламәтлек саклау министрлыгы матбугат хезмәте мәгълүматына караганда, республикада “Аксион” дефибрилляторлары белән барлык ашыгыч медицина ярдәме бригадалары, күп кенә фельдшер-акушерлык пунктлары җиһазландырылган.
Чыганак һәм фото: mgazeta.com
Читайте нас: