Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 март 2020, 11:10

Интернет килер һәр йортка

“Санлы икътисад” милли проектына 600 миллион сум акча бүленә.

Интернет килер һәр йортка
Русия Президенты Владимир Путинның май указларын тормышка ашыру максатында Башкортстан республикасында “Санлы икътисад” милли проектына 600 миллион сум акча бүленә.

“Санлы икътисад” милли проекты “Санлы мохитне җайга салу”, “Санлы икътисад өчен кадрлар булдыру”, “Мәгълүмат инфраструктурасы”, “Мәгълүмати хәвефсезлек”, “Санлы технологияләр”, “Санлы дәүләт идарәсе” федераль проектларын үзе эченә ала.

Ул Башкортстанда интернетны киң җәелдерүгә юнәлтелгән. Проект кысаларында 2024 елга мәктәпләрнең 100 процентын, колледжлар һәм фельдшер-акушерлык пунктлар, шулай ук шәхси йортларның 97 процентын Интернет челтәре белән тәэмин итү каралган.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: