Барлык яңалыклар
Милли проектлар
8 март 2020, 11:05

Бәхетле балачак хакына

Дим районындагы “Яркий” микрорайонында яңа балалар бакчасы ел азагына әзер булачак.

Дим районындагы “Яркий” микрорайонында яңа балалар бакчасы ел азагына әзер булачак. Бу хакта республиканың дәүләт төзелеше матбугат хезмәте хәбәр итә. Сабыйларның икенче йорты булачак яңа бинага фундамент салынган инде. Объект ике өлештән торачак. 180 урынлык балалар бакчасында 8 төркем тупланачак, шул исәптән иң кечкенәләр өчен ясли дә булачак.
Дәүләт төзелеше рәисе урынбасары Артем Ковшов сүзләренә караганда, быел Башкортстанда Владимир Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Демография” милли проекты кысаларында 3900 урынлык 24 балалар бакчасы төзү планлаштырылган.
Чыганак һәм фото: Башинформ.
Читайте нас: