Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 март 2020, 04:30

Яңа завод төзелерме?

Испан инвесторы Башкортстанда чүп-чарны сортларга аеру заводы төзергә планлаштыра.

Испан инвесторы Башкортстанда чүп-чарны сортларга аеру заводы төзергә планлаштыра.
Испаниянең Urbaser калдыклар белән эш итү буенча операторы Башкортстанда чүп-чарны сортларга аеру заводы төзү өчен мәйданчык эзли, дип хәбәр итә БР Үсеш Корпорациясе.
Urbaser 27 илдә калдыкларны эшкәртү өлкәсендә эшли һәм Европа базарында лидерларның берсе булып тора.
ООО «Урбасер Рус» вәкилләренә ике мәйданчык тәкъдим ителде. Мәйданчыклар буенча бирелгән мәгълүматлар нигезендә компания булачак объект буенча исәп-хисап ясаячак һәм агымдагы ел дәвамында республика башлыгында «Инвестчас»та проект тәкъдим итәчәк.
Бу проект РФ Президенты В.Путинның май указларына ярашлы кабул ителгән “Экология” милли пректын тормышка ашырырга ярдәм итәчәк.
Читайте нас: