Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 март 2020, 02:35

«Русия лидерлары - 2020» конкурсының «Сәламәтлек саклау» номинациясендә җиңүчеләр игълан ителде

Җиңүчеләр арасында - Башкортстан кардиохирургы Богдан Олейник.

Җиңүчеләр арасында - Башкортстан кардиохирургы Богдан Олейник.
“Русия лидерлары-2020” идарәчеләр конкурсының “Сәламәтлек саклау” специализациясе финалында 30 җиңүченең исемнәре игълан ителде. Конкурс «Русия – мөмкинлекләр иле» Президент платформасының флагман проекты булып тора.
Ярымфинал һәм финал 29 февральдән 5 мартка кадәр Мәскәүдә үтте. Конкурсның ярымфиналына Русиянең 54 төбәгеннән 237 катнашучы чыкты, шул исәптән безнең республикадан тугыз катнашучы. Шуннан соң 100 финалист, алар арасында Башкортстаннан дүрт медик, финалга чыгу өчен турыдан-туры бәяләү чараларында көч сынашты. Конкурсантлар проблемалы-аналитик эшлекле уенда, мастер-классларда катнаштылар, шулай ук «Сәламәтлек саклау» милли проектын үстерү буенча стратегик сессия кысаларында тәкъдимнәр эшләделәр.
«Русия лидерлары - 2020» конкурсының «Сәламәтлек саклау» номинациясендә 30 кеше җиңүче булды.
Җиңүчеләр арасында - Республика кардиология үзәгенең хирургия ярдәмен һәм югары технологияле медицина ярдәмен оештыру бүлеге мөдире Богдан Олейник. Табиб 2003 елда Башкорт дәүләт медицина университетын тәмамлаган. Интернатурадан һәм клиник ординатурадан соң Республика кардиология үзәгенең өлкән кардиохирургия бүлегенә табиб-кардиохирург булып эшкә урнашкан.
Читайте нас: