Барлык яңалыклар
Милли проектлар
7 март 2020, 02:45

Радий Хәбиров: “Транспорт проблемасын хәл итәбез”

Башкортстанда ешрак «Алга» картасы белән түлиләр.

Башкортстанда ешрак «Алга» картасы белән түлиләр.
Төбәк башлыгы Радий Хәбиров бүгенге көнне Башкортстан өчен мөһим дип атады. Бөтен республика буенча «Алга» транспорт картасы тарафыннан юл йөрү өчен түләү саны кулдагы акча җелән түләүдән артып киткән.
"Безнең төп максатларыбызның берсе – пассажир йөртүчеләрне күләгәдән чыгару һәм, күргәнегезчә, бу мәсьәлә планлы рәвештә хәл ителә. Барлык пассажир йөртүчеләрне, шул исәптән хосусый эшмәкәрләрне без валидаторлар белән тәэмин иттек, шуңа күрә "Алга"ны теләсә кайсы шәһәр автобусында, троллейбуста яки трамвайда, хәтта шәһәр электричкасында түләү мөмкинлеге бар", — дип билгеләп үтте төбәк башлыгы.
1 июльдән валидаторлары булмаган шәхси эшмәкәрләргә штрафлардан алып лицензияләрне тартып алуга кадәр санкцияләр кулланылачак. “Транспорт проблемасын катгый рәвештә хәл итәчәкбез”,- диде төбәк башлыгы.
Бу эш Владимир Путинның май Указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарыла.
Бүген төбәктә көн саен 2,5 мең «Алга» картасы сатыла, барлыгы 260 меңнән артык сатылган.
Читайте нас: