Барлык яңалыклар
Милли проектлар
6 март 2020, 02:13

«Транспорт сәгате»ндә нинди мәсьәләләр каралды?

"Эшне дөрес итеп оештыру мөһим”, - ди Радий Хәбиров.

Уфада Башкортстан башлыгы Радий Хәбиров «Башкиравтодор» җәмгыятенең «Ремстройдормаш»заводы базасында “Транспорт сәгате” үткәрде.

Киңәшмәдә юлларны хезмәтләндерүдә һәм ремонтлауда кулланыла торган техника паркын карадылар, тармакның язгы-җәйге чорга әзерлеге турында фикер алыштылар.
Уфаның Орджоникидзе районынып төзекләндерү буенча Хезмәт мәйданчыгында төбәк җитәкчесе чокырларны ремонтлау очен тәгаенләнгән җиһазлар белән танышты. Оешма 4 млн. кв. метрдан артык мәйданлы 232 км шәһәр юлларын карап тоту өчен җавап бирә.

- Техника җитәрлек түгел, әмма ул бар. Эшне дөрес итеп оештыру мөһим, - дип билгеләп үтте Радий Хәбиров.
«Ремстройдормаш» заводында республика башлыгы юл билгеләрен ясау буенча җитештерү участогында булды, шулай ук автомобиль юлларын карап тотучы һәм юл разметкаларын төшерүче машиналар паркын карады.

«Транспорт сәгате»ндә чокырларны ямау, юл билгеләрен яңарту һәм юл разметкаларын төшерү мәсьәләләре турында җентекләп фикер алыштылар.
– Республикада юл билгеләренә ихтыяҗ зур, тагын якынча 250 меңләп кирәк, - дип ассызыклады Радий Хәбиров. - Җитештерү һәм урнаштыру күләмнәрен арттыру буенча тәкъдимнәрегезне әйтегез, -диде җитәкче. Моннан тыш, төбәк җитәкчесе кыска вакыт эчендә төп туристик трассаларда һәм маршрутларда тулы мәгълүмат бирүче билгеләр әзерләргә кушты. Барлык эшләр дә ил башлыгы Владимир Путинның май Указларына ярашлы “Хәвефсез һәм сыйфатлы автомобиль юллары” милли проектын тормышка ашыру кысаларында башкарылачак.
Читайте нас: