Барлык яңалыклар
Милли проектлар
5 март 2020, 08:45

Фикер алышулар бара

Фикер алышулар бараРФ Дәүләт Думасына Русия президенты Владимир Путинның илнең төп законы — Конституциягә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләре керде.

РФ Дәүләт Думасына Русия президенты Владимир Путинның илнең төп законы — Конституциягә кертергә тәкъдим иткән төзәтмәләре керде. Дәүләт башлыгының 24 биттә бәян ителгән төзәтмәләре арасында дәүләтне барлыкка китерүче буларак рус халкы роле, Аллаһы Тәгалә, гаилә турында әйтелгән фикерләр дә бар. Шушы уңайдан әле илдә киңкүләмле фикер алышулар бара. Менә Татарстан мөфтие, республика мөселманнары диния нәзарәте рәисе Камил Сәмигуллин да үз фикерен белдерде. Атап әйткәндә, ул Владимир Путинның дәүләтне барлыкка китерүче буларак рус халкының роле турындагы төзәтмәсенә карата бәясен бирде.
Камил хәзрәт Төп законда бу төшенчәненең чагылышында перспективалар күрмәвен белдерде. Мөфти дәүләтне барлыкка китерүче буларак бер милләтнең генә Конституциядә беркетелүе төзәтеп булмаслык нәтиҗәләргә китерүе мөмкин дип кисәтте.
Ул рус халкының Русиянең титуллы милләте һәм илнең иң күпсанлы халкы булуын таный. Шул ук вакытта ул күпмилләтле дәүләт территориясендә башка халыклар яшәвен дә билгеләде. “Без, русиялеләр, барыбыз да бу дәүләтнең оешуына, дәүләт чикләрен яклауга һәм Русиянең рухи суверенитетын саклауга, куәтле социаль-икътисади үсешенә өлешебезне салдык”,—ди мөфти.
Шул ук вакытта Камил хәзрәт, моның бер гаҗәбе дә юк дип, икенче бер төзәтмәне — Конституциядә Аллаһы Тәгаләне искә алуны хуплады. “Төрлечә, аңлауның төрле дәрәҗәләрендә булсын әйдә, әмма Русия гражданнарының күпчелеге барыбер дә Аллаһыга ышана. Җиһанны яралтучыны истә тоту — ышанучыларның бурычы”,—ди ул.
Танылган режиссер, Конституциягә төзәтмәләр кертү буенча эш төркеме әгъзасы Карен Шахназаров бу президент төзәтмәләре уңаеннан фикерен белдерде. Ул Төп законда Аллаһыны искә алу сораулар тудырырга тиеш түгел, чөнки Русиядә төрле конфессия вәкилләре яши, диде.
Владимир Путин төзәтмәләрендә шулай ук бер җенесле никахларны тыюга кагылышлы фикер дә әйтелә. Бары тик ир белән хатын арасындагы никах кына союз булып исәпләнергә тиеш дип әйтелә анда. Президент инициативалары 22 апрельдә — Бөтенхалык тавыш бирү көненә чыгарылачак.
Читайте нас: